4 июнь көнне Олы Нырсы авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче Сафина Ф, мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р,җирле үз идарә хезмәткәрләре, мәктәп коллективы хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә күп төрле ярышлар – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, балалар чабышы, аркан тарту уеннары бик күңелле үтте. Сабантуйда милли көрәш – бәйрәм күрке. Баш батыр булып үз авылыбыздан көрәшче Ленар Гатауллин калды.