4 июнь көнне Максабаш авылының болынында, татар халкының күркәм бәйрәме сабантуй – 2016 бәйрәме булып үтте.

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Һава торышы кояшлы, җылы булганлыктан бәйрәм кунаклары да күп  иде. Бәйрәмне иң элек Сабантуй  бәйрәмен оештыру комиссиясе рәисе Тимершәех Усманов  котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Аннан мәйданның төп флагын  чәчү батыры белән  кыр батыры күтәрде. Әлеге бәйрәмдә Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты. Сабантуй кичкә кадәр җыр, бию һәм уеннар белән үрелеп барды, ә Сабантуйның абсолют батыры булып – Максабаш авылы  егете Рузәл Гаязетдинов  танылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International