Бүгенге көндә Россия көне – ул азатлык бәйрәме, гражданлык иреге, закон һәм гаделлек нигезендә кешеләрнең үзара килешүе. Бу бәйрәм – туган илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык һәм милли бердәмлек символы. Шул уңайдан, 9 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә “Россия – Ватаным минем!”, дигән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә Россиянең бүгенгесе генә түгел, ә аның тарихы белән дә бәйле булган төрле материаллар урын алды, чөнки без илебезнең күпгасырлы тарихи үткәнен онытырга тиеш түгел.