1 июнь көнне Теләче ял паркында балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күнелле итеп уздырылды. Биредә балалар өчен төрле мавыктыргыч уеннар оештырылды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Юскаев Тимур һәм Галимзянова Кәмилә җыр җырладылар, ә мәктәпкә әзерлек төркем кызлары “Җәй” исемле бию белән чыгыш ясадылар. Чара ахырында, барлык балаларны тундырма белән сыйладылар.