9нчы июнь көнне Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагерендә балалар “Юл кагыйдәләрен син бел!” исемле конкурс- викторинада катнаштылар. Алар ике төркемгә бүленеп, төрле сорауларга җавап бирделәр, ПДД буенча белемнәрен искә төшерделәр. Шулай ук укучылар “Хәвефсез тәгәрмәч” ярышында катнаштылар. Егетләрдән иң җитезе Галимов Адел, ә кызлардан Мубаракшина Чулпан булдылар.