13 июнь көнне Теләче районы буенча “Тынычлык йөгерүе” дөньякүләм эстафета әләме астында йөгерүче марафончылар узды.

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Әлеге йөгерүнең максаты – сәламәт яшәү рәвешен һәм төрле милләт вәкилләре арасында дуслык, үзара аңлашу һәм тынычлыкны пропагандалау.   Быел әлеге чара зур масштабта уза, йөгерешчеләр АКШ, Канада, Япония, Австралия, Яңа Зеландия, Бразилия, Аргентина, шулай ук Европа, Африка һәм Көньяк-көнчыгыш Азия илләре буйлап кулларына факел тотып  йөгереп узачаклар. 

         Безнең районда булган йөгерешчеләр төркеме Пермьнан йөгерергә тотынган, Ижевск, Самара калаларын узып Татарстанга килеп җиткән һәм хәзер Республикабыз районнары буйлап хәрәкәт итә. 

Районыбыз спортчылары әлеге йөгерешчеләрне Саба һәм Теләче районнары чигендә каршы алдылар, бергәләшеп Теләчегә кадәр йөгереп кайттылар, район үзәгендә бераз хәл алгач Теләче белән  Питрәч чигенә кадәр йөгереп, кунакларны питрәчлеләр "кулына" тапшырдылар.

Әлеге йөгерү спорт ярышы түгел, монда башкаларны узып китеп беренче килү таләп ителми. Йөгерештә теләгән һәркем катнаша ала. Шушы чарада катнашуы белән кеше тирә-яктагылар белән тыныч, тату һәм үзара аңлашып яшәү кирәклеге белән килешүен, шундый яшәү рәвешенә омтылуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International