ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Олы Нырсы авылында бу бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелә. Олы Нырсы авылы җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре китапханәче Сафина Ф.,мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р авыл яшьләре белән берлектә бирнә җыю оештырылды.

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” на әзерлек  кысаларында, безнең   тәрбиячеләр  УМК  әкиятләренә  нигезләнеп, табигый материаллардан  әкият персонажлары ясадылар. Безнең балалар бакчасы тирәсендә УМК  га кергән татар һәм рус халык  әкиятләренең  геройлары урнаштырылды. Әлеге әкияти персонажлар балаларда зур  кызыксыну уята.

Ачы авыл китапханәчесе Тихонова В.М. 28 май көнне Казанда узган Сабантуенда “Сударушка” халык ансамбле составында җырлап шәһәр халкының күңелен ачты.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә уңган киленнәр, яшь кызларыбыз чиккән  сөлге, кулъяулыклардан “Асыл татар сөлгесе – керсез җанның билгесе” дип исемләнгән күргәзмә ясалды.                        

 

2016 елның 2 июнь көнне, Халыкара балаларны саклау көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзләрендә исәптә торган гаиләдәге балаларга һәм мөмкинлекләре чикле булган балаларга күчтәнәчләр өләштеләр. Әлеге хәйриянең спонсорлары: индивидуаль эшмәкәрләр Хакимова Ф. Т. һәм Шайхутдинов Л.

Балалар килгән кунакларны бик сөенеп каршы алдылар. Озатып калганда, күтәренке кәеф белән, рәхмәт сүзләре әйтеп калдылар.

Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Без балачак иленнән” исемле китап күргәзмәсе эшләде.

День защиты детей отмечается во всём мире с 1950 года.

 Язга чыгуга безгә, мәдәният хезмәткәрләренә ул бакчада эш башлана. Башта көздән калган үләннәрдән арындырабыз. Аннан соң чәчәкләр утырту өчен газоннар ясыйбыз, күпъеллык чәчәкләрнең түтәлләрен эшкәртәбез һәм алар янына беръеллык чәчәкләр утыртабыз, аларны җәй буе су сибеп, тәрбияләп үстерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International