Бу матур, күңелле чарада авыл җирлеге башлыгы, авыл яшьләре, олы сыйныф укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Авыл халкы да бик актив булды. Күп бүләкләр бирделәр, акчалата да ярдәм күрсәттеләр.
Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда, ярышларда актив катнаштылар, асфальтта рәсемнәр ясадылар. Чараның төп максаты - балаларга яхшы кәеф бүләк итү һәм китапханәгә йөрергә кызыксыну уяту иде.
Балалар төрле спорт уеннарында катнаштылар, күңелле уеннар уйнадылар. Бәхетле балачак мизгелләре балалар күңелендә озак сакланыр.
31 май көнне Максабаш авылы китапханәсендә “Хезмәткә- хөрмәт”дигән тематик кичә үткәрелде. Максат: Укучыларның төрле һөнәр ияләре турындагы белемнәрен һәм күзаллауларын баету, киңәйтү, хезмәткә хөрмәт, һөнәр ияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү, белем алуга омтылыш тәрбияләү. Чара барышында укучылар “Һөнәрләрнең бар төрлесе” дип исемләнгән презентация карадылар.
Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. 31 май көнне безнең балалар бакчасында да милли бәйрәмебез - Сабантуе булып узды. Бәйрәм алдыннан зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары группадан-группага йөреп бирнә җыйдылар. Тамашачылар буларак кечкенә группа балалары һәм тәрбиячеләр чакырулы иде. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, канат тарту кебек төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.
Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. 31 май көнне безнең балалар бакчасында да милли бәйрәмебез - Сабантуе булып узды. Бәйрәм алдыннан зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары группадан-группага йөреп бирнә җыйдылар. Тамашачылар буларак кечкенә группа балалары һәм тәрбиячеләр чакырулы иде. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, канат тарту кебек төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.
Биредә безнең 3нче балалар бакчасыннан да балалар бик актив катнаштылар. Бәйрәм концертында бик матур итеп чыгыш ясадылар.
Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
Бүген 3нче балалар бакчасында Сабантуй уткәрелде. Балалар бик теләп һәр ярышта катнашты, егылды-торды, әммә читкә тайпылмады, финишка ашыкты. Балалар уенчык атларга атланып узышты, кашыкка йомырка куеп йөгерде, капчык сугышында катнашты, көянтә-чиләк тотып ярышты. Һәр уенда катнашу өчен чират булды. Милли көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны да күп иде. Келәмгә басуны түземсезлек белән көтте алар. Шулай итеп, матур бәйрәм Сабантуй мизгелләре балаларның күңелләрендә әле озак сакланыр. Безнең 3нче балалар бакчасына йөрүче балаларга без саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт телибез.
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне. Шушы көн уңаеннан Теләче ял паркында бик матур бәйрәм оештырылды. Балаларның шат авазы белән гөрләп торган бу бәйрәмдә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты. Бәйрәм конкурсларда җиңгән укучыларны котлау белән башланып китте. Бүләк алучы балалар арасында безнең дә 3 укучыбыз булуына без бик шат. Бәйрәм күңелле уеннар, җыр-бию белән дәвам итте. Балалар бүләкләргә сөенеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Укучыларыбызның балачаклары имин көннәрдә, елмаюлы йөзләр белән, шатлыкта үтсә иде.
Бәйрәмгә әти-әниләр, укытучылар, укучылар килде. Бакча балалары 3 баланы мәктәпкә озату өчен ныклап әзерләгәннәр. Һәрберсе дә шигырь сөйләде, Ралинә белән Камилә җыр җырладылар. Өлкәнрәк балалар чабата биюен, ә нәниләр “Буби” биюен башкардылар. Мәктәпкә китүче 3 бала бакча белән саубуллашу вальсын биеделәр. Соңыннан шушы өч бала төрле белем баскычы буйлап сынау уздылар. Сорауларга төгәл җавап бирделәр, математик мисалларны, мәсьәләләрне дөрес чиштеләр. Укытучы Кадрия Мостафина да котлап, балаларга изге теләкләрен җиткерде. Әти-әниләр исеменнән Мөхәммәтҗанова Г.Н. һәм Гайшә апа Нигмәтҗанова тәбрикләде.Ак юллар сезгә, балалар!. Тырышып укыгыз, тәртипле һәм сау сәламәт булыгыз! Әти-әниләрегезнең сөенечләре, терәкләре булыгыз! Иң мөһиме чын кешеләр булыгыз!