Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
Бүген 3нче балалар бакчасында Сабантуй уткәрелде. Балалар бик теләп һәр ярышта катнашты, егылды-торды, әммә читкә тайпылмады, финишка ашыкты. Балалар уенчык атларга атланып узышты, кашыкка йомырка куеп йөгерде, капчык сугышында катнашты, көянтә-чиләк тотып ярышты. Һәр уенда катнашу өчен чират булды. Милли көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны да күп иде. Келәмгә басуны түземсезлек белән көтте алар. Шулай итеп, матур бәйрәм Сабантуй мизгелләре балаларның күңелләрендә әле озак сакланыр. Безнең 3нче балалар бакчасына йөрүче балаларга без саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт телибез.