Бәйрәмгә әти-әниләр, укытучылар, укучылар килде. Бакча балалары 3 баланы мәктәпкә озату өчен ныклап әзерләгәннәр. Һәрберсе дә шигырь сөйләде, Ралинә белән Камилә җыр җырладылар. Өлкәнрәк балалар чабата биюен, ә нәниләр “Буби” биюен башкардылар. Мәктәпкә китүче 3 бала бакча белән саубуллашу вальсын биеделәр. Соңыннан шушы өч бала төрле белем баскычы буйлап сынау уздылар. Сорауларга төгәл җавап бирделәр, математик мисалларны, мәсьәләләрне дөрес чиштеләр. Укытучы Кадрия Мостафина да котлап, балаларга изге теләкләрен җиткерде. Әти-әниләр исеменнән Мөхәммәтҗанова Г.Н. һәм Гайшә апа Нигмәтҗанова тәбрикләде.Ак юллар сезгә, балалар!. Тырышып укыгыз, тәртипле һәм сау сәламәт булыгыз! Әти-әниләрегезнең сөенечләре, терәкләре булыгыз! Иң мөһиме чын кешеләр булыгыз!