Балалар Сабантуе.

2016 елның 7 июне, сишәмбе

      Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. 31 май көнне безнең балалар бакчасында да милли  бәйрәмебез - Сабантуе булып узды. Бәйрәм алдыннан зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары группадан-группага йөреп бирнә җыйдылар. Тамашачылар буларак кечкенә  группа балалары һәм тәрбиячеләр  чакырулы иде. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала  ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка  йомырка салып йөгерү, канат тарту   кебек  төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International