Язга чыгуга безгә, мәдәният хезмәткәрләренә ул бакчада эш башлана. Башта көздән калган үләннәрдән арындырабыз. Аннан соң чәчәкләр утырту өчен газоннар ясыйбыз, күпъеллык чәчәкләрнең түтәлләрен эшкәртәбез һәм алар янына беръеллык чәчәкләр утыртабыз, аларны җәй буе су сибеп, тәрбияләп үстерәбез.