ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Һәр ир-егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Моны безнең Олы Мишә урта мәктәбендә белем алучы һәр ир-егет белә. Мәктәбебездә патриотик тәрбия бирелүе, туган илне ярату хисе тәрбияләү нәтиҗәсе булып , егетләребезнең солдат хезмәтендә булулары тора. Һәр ел саен матур традиция кабатлана: солдат хезмәтеннән кайткан егетләр мәктәпне сагынып кунакка киләләр. Без физик яктан көчле, чыныккан, армиядә билгеле бер абруй казанган егетләребез белән горурланабыз.Аларга исәнлек-саулык, тормышта үз урыннарын табуларын телибез.

Акунинның әсәрләре бик күпләр тарафыннан яратып укыла. Әбде авыл китапханәсендә язучының иҗатына багышланган күргәзмәдән ул сайлаган псевдоним һәм китаплары турында мәгълүмат алырга була.


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

    23 май конне Телэче муниципаль районынын ЖЧЖ «Игенче» хужалыгында узйорешле хэм азык эзерлэу комбайннарына дэулэт техник карау уткэрелде.

    Эзерлекне тикшерудэ узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек  иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсенен маркетинг-житештеру булеге житэкчесе-И.Р.Баев, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.   

    Узйорешле хэм азык эзерлэу комбайннарын техник карау уткэргэн вакытта, механизатор белэн тээмин ителуве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайннын  документлары хэм йорту рохсэте тикшерелде.

    Комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер комбайн янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр, корэк, ком, кошма хэм башка кирэк – ярак белэн), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн иде.

     Узйорешле хэм азык эзерлэу комбайннарын техник карауга яхшы итеп эзерлэгэн: Ягуар-830-комбайнеры Латыпов Нияз, КСУ-1-комбайнеры Каримуллин Хамит.  

20-21 май көннәрендә Теләче стадионында 2005-2006, 2003-2004, 2001-2002 елгы малайлар һәм 2001 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында “Күн туп” футбол буенча район ярышларының финал этабы уздырылды.

Ярышка 13-14 май көнне Олы Нырсы, Үзәк, Теләче футбол кырларында уздырылган зона турында җиңү яулаган командалар катнашты. 

Барлыгы 4 команда катнашты. Әлеге ярышта «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да бик актив чыгыш ясады.

Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Шуңа күрә бу очрашуның максаты - яшьләрнең шат күңелле, тормыш сөючән булуы,  аның рухи тормышына,  дөньяга карашына көчле йогынты ясавы, акыл үсешенә уңай тәэсир итүе, үз көченә ышаныч тудыруы хакында булды. Авылыбыз яшьләре әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үз фикерләрен җиткерделәр һәм тәкъдимнәрен дә керттеләр.

Баян классын 3 укучы, фортепиано класын 2 укучы, хореография класын 9 укучы тәмамлый. 21 май конне баян белән фортепиано сыйныфы укучылары инструментта уйнап имтихан тотсалар, хореография бүлеге укучылары классик дәрестән имтихан тоттылар. Барлык чыгарылыш класслары үзләренең 5-7 ел эчендә туплаган белемнәрен күрсәттеләр. Комиссядә утыручы укытучылар укучыларның чыгышларын югары бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International