Һәр ир-егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Моны безнең Олы Мишә урта мәктәбендә белем алучы һәр ир-егет белә. Мәктәбебездә патриотик тәрбия бирелүе, туган илне ярату хисе тәрбияләү нәтиҗәсе булып , егетләребезнең солдат хезмәтендә булулары тора. Һәр ел саен матур традиция кабатлана: солдат хезмәтеннән кайткан егетләр мәктәпне сагынып кунакка киләләр. Без физик яктан көчле, чыныккан, армиядә билгеле бер абруй казанган егетләребез белән горурланабыз.Аларга исәнлек-саулык, тормышта үз урыннарын табуларын телибез.