Анда укучылар Г.Тукай әкиятләре геройлары белән очраштылар, музейны карадылар һәм Г.Тукай яшәгән Сәгъди абзый йортында булдылар,музей арты ял паркында, уеннар уйнап , рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
20 май көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә тантаналы вакыйга үтте: Олы Кибәхуҗа авылы янында чишмә ачылды. Бәйрәмдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы актив катнашты. Укучылар милли биюләр, җырлар башкардылар. Чишмә якташыбыз - Олы Кибәхуҗа авылы тумасы , профессор, фәлсәфә фәннәре докторы, академик Яхъя Абдуллин исеме белән аталачак.Бәйрәмгә галимнең укучыларыннан берсе, кызы Фәридә, элеккеге хезмәттәшләре кунак булып кайткан иде. Чишмә ачуда районыбыз җитәкчесе И.Ф.Зарипов, Олы Кибәхуҗа авылы аксакаллары, авылдашлар катнашты. Яхъя чишмәсен ачуда Олы Кибәхуҗа авылының тынгысыз өлкән буын вәкиле Минсүәр абый Исмәгыйлев башлап йөрде. Авыл халкы исеменнән аңа зур рәхмәтләр җиткерелде.
Әлеге чарада районыбыз башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов, фәлсәфи фәннәре докторы, Яхъя абыйның фән өлкәсендәге иң беренче шәкерте Солтанов Фәрит Мирза улы, Яхъя абыйның кызы Фәридә ханым, Олы Кибәхуҗа авылы тарихы буенча китап бастырырга алынган тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галлямов һәм башка бик күп кунаклар катнашты. Бәйрәм күтәренке рухта, авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Ахырдан килгән кунаклар чишмә суы белән әзерләнгән чәйдән авыз итте.
Буген Телэче муниципаль районынын ЖЧЖ «Алан» территориясында узйорешле хэм азык эзерлэу комбайннарына дэулэт техник карау уткэрелде.
Узйорешле хэм азык эзерлэу комбайннарын техник карау уткэргэн вакытта, механизатор белэн тээмин ителуве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайннын документлары хэм йорту рохсэте тикшерелде.
Комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер комбайн янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр, корэк, ком, кошма хэм башка кирэк – ярак белэн), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн иде.
Эзерлекне тикшерудэ Авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе житэкчесе Р.Х.Низамутдинов, узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсе белгечлэре, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.
Монда балалар өчен «По дорогам сказочной страны» дип исемләнгән уен –викторина оештырылды. Балалар слайдлардан һәм табышмаклардан әкият геройларын танып алдылар, пазллардан картиналар төзеделәр.
Ул үз чыгышында китап белән дус булырга, китапны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклегенә басым ясады. Укучыларга китаплардан кургәзмә оештырылды һәм өйләрендә укырга китаплар өләшенде.
Җәй – укучыларның көтеп алган вакыты. Каникуллар чоры. Яшел чирәмдә йөрү, су коену, балык тоту – һәр баланың яраткан шөгыле. Җәй күңелле, әмма хәвефле дә. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 7 нчы сыйныф җитәкчесе Низаметдинова В.Ә. шул уңайдан “ Җәйге чорда сак бул” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
18 нче май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең укучыларыФахертдинова З., Сөнгатуллин Б. (җитәкчесе Хасаншина З.Р.), Республикакүләм «Нобелевские надежды КНИТУ – 2016» бәйгесендә катнаштылар. Укучыларга сертификатлар тапшырылды. Уңышлары белән котлыйбыз.
Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Омтылсаң яңалыкка, рәхим ит, матбугатка” исемле әңгәмә үткәрелде. Китап укучылар китапханәгә килгән газета-журналлар белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар һәм өйләрендә укырга яздыртып та алдылар.
Ярышта Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Җитәкчеләре – Югары Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Шогаепова Рания Рафик кызы.