Олы Нырсы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мубинов Салават өченче урынга лаек булды һәм III-нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
13нче май көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре өчен «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә бердәм дәүләт белем стандартлары нигезендә ике дәүләт телен үзләштерүдә авторлык укыту методик комплектларын куллану”темасына семинар-практикум булып узды. Семинар барышында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөлфия Мидехәт кызы, тьютор буларак, район тәрбиячеләренә консультация үткәрде һәм катнаш төкемдә (уртанчы,өлкәннәр,мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыкатнашында)ачык шөгыль күрсәтте. Шулай ук район тәрбиячеләре төркемнәрдә оештырылган үстерелешле предметлы тирәлек һәм «Туган җирем - Татарстан“ почмагыбелән таныштылар. Ахырдан район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Сәетова Анна Николаевна соңгы 4 елда үткәрелеп килүче “Иң әйбәт билингваль бакча” бәйгесенә әзерлек буенча үзенең киңәшләрен бирде.Семинар-практикум эшлекле һәм нәтиҗәле үтте.
18 нче май көнне татар мәктәпләрендә, рус мәктәпләренең татар сыйныфларында һәм татар төркемнәрендә укучы 11сыйныф укучылары өчен татар теленнән мониторинг тикшерү эше үткәрелде. Тикшерү эшендә 68 укучы катнашты. Татар сыйныфларында укучылар сочинение элементлары белән изложение, татар төркемнәрендә укучылар иҗади биремле диктант яздылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
- татар мәктәпләре: өлгереш 100 %, сыйфат 97,6% ;
- татар төркемнәре: өлгереш 100%, сыйфат 96% булды.
600 агач һәм куаклар утыртылды, 45 чишмә чистартылды.
Семинарда информацион системага кертеләчәк үзгәрешләр турында сөйләнде .
"Дуслык" район балалар оешмасы активистлары, 12-15 май көннәрендә "Костёр" сәләмәтләндеру үзәгендә оешкан, "Инициатива- 2016" Фестивалендә булып кайттылар. Бу Фестиваль кысаларында "Ел активы" конкурсының республика туры булып узды. Бу конкурста җиңеп, безнең район балалар оешмасы өченче урынга лаек булды һәм III-нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Янгын hәм электр куркынычсызлыгы, санитар нормалар, юл йөрү кагыйдәләре, террорга каршы чаралар үтте.
Анда хезмәтне саклау өчен җаваплы Нигемәтҗанова Гүзәлия Заhит кызы экология буенча үтүче республика конкурсының барышы белән, җәйге чорда белем оешмалары эшләргә тиешле чаралар, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне, антитеррор, янгын куркынычсызлыгы, хезмәт шартларының махсус билгеләре, “Соңгы кыңгырау”, “Чыгарылыш кичәсе” бәйрәмнәрендә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Хезмәтне саклау документлары да тикшерелде.
16 майдан 18 май көннәрендә район мәктәпләрендә 10 сыйныф укучылары ABBYY системасында уздырылган мониторинг тикшерүләрендә катнаштылар.Алар математика, физика, җәмгыять белеме предметларыннан тестлар уздылар