Анда хезмәтне саклау өчен җаваплы Нигемәтҗанова Гүзәлия Заhит кызы экология буенча үтүче республика конкурсының барышы белән, җәйге чорда белем оешмалары эшләргә тиешле чаралар, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне, антитеррор, янгын куркынычсызлыгы, хезмәт шартларының махсус билгеләре, “Соңгы кыңгырау”, “Чыгарылыш кичәсе” бәйрәмнәрендә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Хезмәтне саклау документлары да тикшерелде.