13нче май көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре өчен «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә бердәм дәүләт белем стандартлары нигезендә ике дәүләт телен үзләштерүдә авторлык укыту методик комплектларын куллану”темасына семинар-практикум булып узды. Семинар барышында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөлфия Мидехәт кызы, тьютор буларак, район тәрбиячеләренә консультация үткәрде һәм катнаш төкемдә (уртанчы,өлкәннәр,мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыкатнашында)ачык шөгыль күрсәтте. Шулай ук район тәрбиячеләре төркемнәрдә оештырылган үстерелешле предметлы тирәлек һәм «Туган җирем - Татарстан“ почмагыбелән таныштылар. Ахырдан район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Сәетова Анна Николаевна соңгы 4 елда үткәрелеп килүче “Иң әйбәт билингваль бакча” бәйгесенә әзерлек буенча үзенең киңәшләрен бирде.Семинар-практикум эшлекле һәм нәтиҗәле үтте.