20 май көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә тантаналы вакыйга үтте: Олы Кибәхуҗа авылы янында чишмә ачылды. Бәйрәмдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы актив катнашты. Укучылар милли биюләр, җырлар башкардылар. Чишмә якташыбыз - Олы Кибәхуҗа авылы тумасы , профессор, фәлсәфә фәннәре докторы, академик Яхъя Абдуллин исеме белән аталачак.Бәйрәмгә галимнең укучыларыннан берсе, кызы Фәридә, элеккеге хезмәттәшләре кунак булып кайткан иде. Чишмә ачуда районыбыз җитәкчесе И.Ф.Зарипов, Олы Кибәхуҗа авылы аксакаллары, авылдашлар катнашты. Яхъя чишмәсен ачуда Олы Кибәхуҗа авылының тынгысыз өлкән буын вәкиле Минсүәр абый Исмәгыйлев башлап йөрде. Авыл халкы исеменнән аңа зур рәхмәтләр җиткерелде.