20 май көнне Олы Кибәхуҗа авылында якташлары, философия фәннәре докторы, профессор, Бөек Ватан сугышы ветераны Яхъя Абдуллин исемендәге чишмә ачу бәйрәме узды.

2016 елның 20 мае, җомга

Әлеге чарада районыбыз башлыгы Илдус  Фатих улы  Зарипов, фәлсәфи фәннәре докторы,  Яхъя абыйның фән өлкәсендәге иң беренче шәкерте Солтанов Фәрит Мирза улы, Яхъя абыйның кызы Фәридә ханым, Олы Кибәхуҗа авылы тарихы  буенча китап бастырырга алынган  тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галлямов һәм башка бик күп кунаклар катнашты. Бәйрәм күтәренке рухта, авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Ахырдан килгән кунаклар чишмә суы белән әзерләнгән чәйдән авыз итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International