ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балалар шулай ук «Я и моя семья» дип аталганрәсем конкурсында да катнаштылар.

19 нче май көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы тугызынчы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды.

        

         Утырышта Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г., Теләче муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Фархуллин С.И., Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р.,. –лар чыгыш ясадылар.

18нче май көнне Баландыш тɵп  мәктәбенең  9нчы сыйныф укучысы Мухаметшин Ранис   КНИТУ да үткәрелгән  “КНИТУ өметләре-2016”   фәнни –эзләнү конкурсында катнашып лауреат исемена лаек булды. Ранисның җитәкческе -  математика укытучысы Тимербаева Ф.Р. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!

18 нче май көнне  Олы  Нырсы урта мәктәбенең  укучылары Мөбинов С., Галяветдинов Р. (җитәкчесе Давлетшина Т.М.), Хайрутдинова И., Гаязова Д. (җитәкчесе Зарипова Л.Г.), Шайхутдинов Д. (җитәкчесе Халилова Л.Р.) IX Республикакүләм «Нобелевские надежды КНИТУ – 2016»  бәйгесендә  катнаштылар. Хайрутдинова И лауреат исеменә лаек булды, Мөбинов С. III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.  Барлык укучыларга сертификатлар тапшырылды. Уңышлары белән котлыйбыз!

Проект балаларны системалы рәвештә төп мәдәни вакыйгалар, Татарстан республикасының мәдәни объектлары һәм оешмалары белән таныштырып баруны, танып белү һәм белем бирү мәйданчыгы формалаштыруны, шулай ук әти – әниләрне мәдәни - агарту процессына җәлеп итүне күз алдында тотты.

      Уку елы дәвамында, район буенча 489 башлангыч сыйныф укучысы көндәлектәге мәгълүматлар буенча Татарстандагы мәдәни объектлар белән таныштылар, шулай ук мәдәният оешмаларында алган  тәэсирләрен  теркәп бардылар.

      “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” номинациясенең җиңүчеләре Ильвина Шиһаевага (1 сыйныф, Үзәк урта мәктәбе), Зәлия Вәлиәхмәтовага (2 “б” сыйныфы, Теләче урта мәктәбе), Әмир Имамиевка (3 “б” сыйныфы, Теләче урта мәктәбе), Илзирә Фәттаховага (4 сыйныф, Айдар башлангыч мәктәбе), “Иң мәдәниятле әти-әни” номинациясендә җиңеп чыккан Айгөл Имамиевага, шулай ук район күләмендә 2-3 нче урыннарны яулаган укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әти – әниләрнең балалары белән күбрәк аралашуына китергән әлеге проектка без бик тә куанабыз һәм аның  укучылар өчен чыннан да яхшы, файдалы һәм нәтиҗәле проект булуына ышанабыз.

Григорий Чхартишвили –тикшерүче Эраст Фандорин турындагы китаплар авторы, әдәбиятчы, тәрҗемәче, үз әсәрләре өчен Борис Акунин псевдонимын алган популяр Россия язучысы.

Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 11834 кг.,1 сыерга 19,1 кг. туры килә, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 18,3 кг. туры килэ, Тукаш ҖЧҖ 1 сыерга 16,8 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  14,3 кг.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International