Проект балаларны системалы рәвештә төп мәдәни вакыйгалар, Татарстан республикасының мәдәни объектлары һәм оешмалары белән таныштырып баруны, танып белү һәм белем бирү мәйданчыгы формалаштыруны, шулай ук әти – әниләрне мәдәни - агарту процессына җәлеп итүне күз алдында тотты.
Уку елы дәвамында, район буенча 489 башлангыч сыйныф укучысы көндәлектәге мәгълүматлар буенча Татарстандагы мәдәни объектлар белән таныштылар, шулай ук мәдәният оешмаларында алган тәэсирләрен теркәп бардылар.
“Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” номинациясенең җиңүчеләре Ильвина Шиһаевага (1 сыйныф, Үзәк урта мәктәбе), Зәлия Вәлиәхмәтовага (2 “б” сыйныфы, Теләче урта мәктәбе), Әмир Имамиевка (3 “б” сыйныфы, Теләче урта мәктәбе), Илзирә Фәттаховага (4 сыйныф, Айдар башлангыч мәктәбе), “Иң мәдәниятле әти-әни” номинациясендә җиңеп чыккан Айгөл Имамиевага, шулай ук район күләмендә 2-3 нче урыннарны яулаган укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әти – әниләрнең балалары белән күбрәк аралашуына китергән әлеге проектка без бик тә куанабыз һәм аның укучылар өчен чыннан да яхшы, файдалы һәм нәтиҗәле проект булуына ышанабыз.