ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Ярыш 2005-2007 елгы малайлар арасында оештырыла. Ярышта Теләче районы командасы да катнашып (тренерлары А.Хәбиров), республиканың шәһәр һәм авылларыннан 16 команда арасыннан 7 нче урынга лаек булдылар.  Теләче районы командасына әлеге ярышта катнашу өчен шәһси эшмәкәр Рәис Саттаров спонсорлык ярдәме күрсәтте, аңа балалар спортын үстерүгә өлешен керткәне өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

2016 елның 13 май  көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре яңа өйләнешүче парлар – Айнур һәм Филүзә Нуриевларны истәлекле көннәре белән котладылар.

13 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, “Көчле рух, тынгысыз җан, кызыклы иҗат” исеме астында язучының иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе эшләде. 

16 май көненә хуҗалыкларда барлыгы 20870 гектарда чәчү чәчелгән, шуның эченнән 13890 гектары бөртеклеләр тәшкил итә, чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы 7900 гектарда, корткочларга каршы 1400 гектарда, авыруларга каршы 600 гектарда эшкәртелгән, чәчүлекләр тишелеп чыканчы 6300 гектарда, тишелеп чыканнан соң 900 гектарда тырмаланган. Игенче, Алан, Тан хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.

   13 нче май көнне  2001-2002, 2003-2004, 2005-2007 нче елгы малайлар  һәм кызлар арасында футбол ярышының зона туры үтте. Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбеннән дә 3 команда катнашты . Укучыларыбыз футбол уенын тәнәфес вакытларында, дәресләрдән соң бик яратып уйныйлар. Зур футбол уенын уйнар өчен укучыларда чыдамлылык, җитезлек сыйфатлары булырга тиеш.


14
май, 2016 ел
шимбә

Если тебе не безразлична судьба своего района, где ты родился, вырос и живёшь и ты знаешь как помочь своим близким и району, то прими участие в разработке районного документа федерального значения - Стратегии социально-экономического развития Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан до 2021 года и на период до 2030 года.

Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района открывает доступ любому желающему принять участие в разработке Стратегии Тюлячинского района до 2030 года и рассмотрит все Ваши идеи и наработки по её разработке. Обоснованные фактами и грамотно сформулированные работы можно присылать на электронную почту: T.strategy@mail.ru. Если Ваши предложения могут помочь району, они вполне могут воплотиться в жизнь через утверждение Стратегии Тюлячинского района.   


13
май, 2016 ел
җомга

13нче май көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы  базасында  район тәрбиячеләре өчен «Использование авторских УМК по изучению двух государственных языков РТ в условиях введения ФГОС ДО» темасына семинар-практикум булып узды. Семинар барышында Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының  рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөлфия Мидехәт кызы, тьютор буларак,  район тәрбиячеләренә  консультация үткәрде  һәм уртанчы , зурлар,  мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашында  ачык шөгыль күрсәтте. Шулай ук  район тәрбиячеләре төркемнәрдә оештырылган үстерелешле предметлы тирәлек һәм «Туган җирем Татарстан “ почмагы белән таныштылар.  Ахырдан район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем  бирү буеча методисты Сәетова Анна Николаевна бәйгегә әзерлек буенча үзенең киңәшләрен бирде. Семинар-практикум эшлекле һәм нәтиҗәле үтте.

Ул  – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы.  Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. 15 май - Гаилә көне уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Сөембикә” журналларыннан “Тату гаилә – бәхетле гаилә” дигән күргәзмә төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International