13 нче май көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында 2001-2002, 2003-2004, 2005- 2006 нчы елгы малайлар һәм кызлар арасында футбол ярышының зона туры үтте. Бу ярышта Олы Нырсы , Олы Мишә , Баландыш, Шәтке урта мәктәпләре укучылары узара көч сынашты.
Мультфильм карауның максаты балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай, А.Алиш иҗатына ихтирам, балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү.
Язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, китап укучыларыбызны аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан, 14 май көнне Айдар авылы китапханәсендә "Өзелгән җыр эзеннән" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.
Гаилә көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китаплы гаилә – бәхетле гаилә” исеме астында әдәби сәгать үткәрелде. Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Әдәби сәгатьтә катнашучылар гаилә традицияләре, парлы тормыш серләре, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
Гаилә көне 15 майда бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Бу көн безгә якыннарыбызга җылы сүзләр әйтергә, рәхмәт хисләребезне җиткерергә мөмкинлек бирә.
Китапханәгә балалар һәм әти-әниләр чыкырылды. Бергәләп табышмаклар, ребуслар чишелде, гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәр укылды. Балалар әниләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр, рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм күңелле үтте, һәр балага кечкенә генә истәлек бәләкләре тапшырылды.
15 май көнне Казан шәһәренең “Казань Арена” спорт корылмасы кабаттан Татарстанның спорт тормышы үзәгенә әйләнде – биредә “Казан марафоны-2016” уздырылды. 8819 йогерешче 4 дистанциядәүз көчләрен сынады – 3,10,21 һәм 42 чакрымда. Марафонда дөньяның 38 иленнән вәкил катнашты, шул исәптән Бөекбритания, Германия, Латвия,Чехия һәм Эстония илләреннән.
Татарстан Президенты Р.Миннеханов, Премьер-Министр И.Халиков, РФ Президенты киңәшчесе Г.Онищенко һәм популяр җырчы Вера Брежнева да әлеге марафонның 3 чакрымлы дистанциясендә катнашты. Алар белән бергә тагын 3 меңнән артык йөгерешче әлеге чакрымнарны бергә йөгерде. Теләче районыннан спортчылар да марафонда катнашып, 3 чакрымда уңышлы чыгыш ясап кайтты: 23-34 яшьлек ир-атлар арасында (барлыгы 343 кеше) Илнур Хәмидуллин 135 нче, Артем Галеев 136 нчы урында. Шушы ук яшь аралыгындагы хатын-кызлар арасында (580 кеше) Айгөл Имамиева 100 нче урын яулады. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең спортчылар иң көчле беренче 500 йөгерешче арасына керүгә иреште.
Чарада районыбызның Баландыш авылыннан Җаббаровлар гайләсе катнашты. Спорт төрләре буенча алар түбәндәге урыннарны яулады:
Шашка уены – 1 урын, өстәл теннисы – 1 урын, җиңел атлетика – 1 урын һәм дартс – 4 урын. Гомумкоманда хисабында Җаббаровлар республиканың районнарыннан җыелган 16 команда арасында 1 нче урынга лаек булдылар.
Әлеге бәйрәм Берләшкән Милләтләр берлеге Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1993 елның 20 сентябрендә гамәлгә кертелә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гаилә проблемаларына юнәлтүне максат итеп куя. Бәйрәм алдыннан Ачы авыл китапханәсендә гаилә һәм бала тәрбияләү мәсьәләләрен үз эченә алган китаплардан "Моя семья - моя крепость" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.
Присутствующим было рассказано об истории развития Черноморского флота. Еще великий полководец Александр Суворов отметил, что Ахтиарская бухта прекрасно подходит для крепости и стоянки флота, а флот это мощь и сила государства. На сей день задачами Черноморского флота являются обеспечение защиты районов производственной деятельности и экономической зоны, обеспечение безопасного судоходства, осуществление внешнеполитических акций призванных упрочить позиции государства.
Рассказывая о мощи Черноморского флота было сказано и о том, что ребята, когда подрастут, пойдут служить в армию и может быть кому то посчастливиться служить именно на флоте. Далее была прорекламирована книга Летопись отечественного подводного флота в мемуарах подводников «Из бездны вод». В этой книге на стр. 520 описана одна из историй рабочей жизни нашего земляка Николае Григорьевиче Христофорове. Цитирую: «на них, вот таких Христофоровых, всегда держался весь наш Военно-Морской флот». Напоследок я пожелала ребятам быть похожими на наших земляков, о которых пишут в книгах.
Шармыш авыл китапханәсендә «История существования Черноморского флота» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Китап укучыларга Кара диңгез флотының тарихына кагылышлы мәгълүмат бирелде. Летопись отечественного подводного флота в мемуарах подводников «Из бездны вод» китабы тәкъдим ителде.