Марафон.

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

15 май көнне Казан шәһәренең  “Казань Арена” спорт корылмасы кабаттан Татарстанның спорт тормышы үзәгенә әйләнде – биредә “Казан марафоны-2016” уздырылды. 8819 йогерешче 4 дистанциядәүз көчләрен сынады – 3,10,21 һәм 42 чакрымда. Марафонда дөньяның 38 иленнән вәкил катнашты, шул исәптән Бөекбритания, Германия, Латвия,Чехия һәм Эстония илләреннән.

Татарстан Президенты Р.Миннеханов, Премьер-Министр И.Халиков,  РФ Президенты киңәшчесе Г.Онищенко һәм популяр җырчы Вера Брежнева да әлеге марафонның 3 чакрымлы  дистанциясендә катнашты. Алар белән бергә тагын 3 меңнән артык йөгерешче әлеге чакрымнарны бергә йөгерде. Теләче районыннан спортчылар да марафонда катнашып, 3 чакрымда уңышлы чыгыш ясап кайтты: 23-34 яшьлек ир-атлар арасында (барлыгы 343 кеше) Илнур Хәмидуллин 135 нче, Артем Галеев 136 нчы урында. Шушы ук яшь аралыгындагы хатын-кызлар арасында  (580 кеше) Айгөл Имамиева 100 нче урын яулады.  Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең спортчылар иң көчле беренче 500 йөгерешче арасына керүгә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International