Гаилә көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китаплы гаилә – бәхетле гаилә” исеме астында әдәби сәгать үткәрелде. Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Әдәби сәгатьтә катнашучылар гаилә традицияләре, парлы тормыш серләре, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.