Гаилә көне 15 майда бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Бу көн безгә якыннарыбызга җылы сүзләр әйтергә, рәхмәт хисләребезне җиткерергә мөмкинлек бирә.
Китапханәгә балалар һәм әти-әниләр чыкырылды. Бергәләп табышмаклар, ребуслар чишелде, гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәр укылды. Балалар әниләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр, рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм күңелле үтте, һәр балага кечкенә генә истәлек бәләкләре тапшырылды.