ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

    Вакытында хэм сыйфатлы итеп, авыл хужалыгы техникасын 2016 елнын  терлек азыгы эзерлэу максатыннан, район хужалыкларында терлек азыгы эзерлэу техникасын эшкэ эзерлеге бара. Хужалыклар алдында терлек азыгы эзерлэу техникасын механизаторлар белэн хэм кирэкле запас частьлар белэн тээмин иту кебек сораулар тора.

     Узйорешле чапкычлар хэм азык эзерлэу комбайннарынын эзерлеге ЖЧЖ «Игенче» хэм ЖЧЖ «Алан» хужалыкларында 100% ны тэшкил итэ.

      Терлек азыгын эзерлэу – авыл хужалыгы хезмэтчэннэре очен ин киеренке вакыт. Шунын очендэ, барлык терлек азыгы эзерлэу техникасы эзерлек сызыгында булырга тиеш, ин мохиме игътибарны узйорешле чапкычларга хэм азык эзерлэу комбайннарына бирергэ кирэк.   

Алар белән укуларны Белемне күтәрү институты  хезмәткәре Кадирова Фаридә Задитовна эшләде.

Конкурсның  республика  комиссиясе җыелышы нәтиҗәсе буенча Шармыш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Христофоров Евгений  “Техник иҗат төрләре” номинациясендә “Янгын судносы” моделе белән 3-урынны яулады. Җитәкчесе: физика укытучысы Кадирова Зөлфия Гилемхан кызы.

7 май көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Гайбадуллин Илмир, өстәмә белем бирү педагогы Заһидуллина Роза Тимерхан кызы җитәкчелегендә,  Казан шәһәренең  Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында, президент һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуда булып кайттылар . Алар мәктәптә эшләп килүче "Туган як"  музее данын яклап чыгыш ясадылар һәм  "Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәп  музее" дигән исемгә лаек булдылар.

Бәйгедә урта яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Иншаларда балалар гаиләне җәмгыятьнең төп нигезе һәм гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы учак буларак күзаллаганнар. Ул дәүләтне ныгыта һәм халыкның байлыгын арттырырга булыша. Гаиләнең бердәм булуы бик мөһим. Бала гаиләдә кешеләр белән аралашу серләренә төшенә, ярата һәм кайгырта белергә өйрәнә. Акыл һәм белем гаилә аша буыннан-буынга күчә.

Мондый чаралар үткәрү, балаларыбызга тормышыбызда гаиләнең әһәмияте турында тагын бер кат уйланырга һәм якыннарыбызга карата игътибарлырак булырга мөмкинлек бирә.

12 нче май конне Тубэн Саурыш авылында яшэуче сугыш ветераны Шарипов Муса абыйга 90 яшь тулды. Олы юбилее белэн котларга социаль ярдэм курсэту узэге житэкчесе Галимова Ф.М хэм Олы Мишэ авыл жирлеге башлыгы Маннапов Г.А. килде.  Юбилярга булэклэр хэм Россия Президентынын котлау открыткасы тапшырылды. Бугенге кондэ, Муса абый улы гаилэсендэ бэхетле гомер кичерэ.

Үзәк китапханәсендә «Мәдәни көндәлек» республика конкурсының "Иң яхшы мәдәни көндәлек" дигән номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Конкурс 1-4 сыйныф укучылары арасында үткәрелде һәм җиңүче итеп Жангалеева Адилә (4сыйныф), Шигаева Ивилина (1сыйныф) һәм Шигаева Лиана ( 3 сыйныф) билгеләнделәр. Алар әти-әниләре белән бик еш мәдәни чараларга йөриләр һәм анда алган тәэсирләрен мәдәни көндәлекләренә язалар. Кызлар көндәлеклэренә укыган әсәрләре буенча рәсемнәр ясыйлар, биремнәргә җавап язалар. Мәдәни көндәлек укучыларга туган ягыбыз тарихы буенча сәяхәтне истә калдырырга ярдәм итә.

Саба районының сәнгать мәктәбе укучылары да үзләренең һөнәрләре белән бүлештеләр. Мондый иҗади аралашу ике район өчен дә балаларга сәнгать  өлкәсендә үсәргә ярдәм итә, бер-берсенең уңышларын күреп алар күп тәҗрибә тупладылар. Бу концертта Саба районының мәдәниять бүлеге җитәкчесе  Загидуллин Рустем Фидаилевич та катнашты . Ул  сәнгать мәктәбе укучыларына үзенең җылы теләкләрен җиткерде, модый очрашуларның ешрак булуына аеруча басым ясады. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Теләче сәнгать  мәктәбе күршеләрен үзенә кунакка чакырды.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балалар бакчасы территориясенең, бинаның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе, янгынны булдырмау буенча эш планы, инструкцияләр, журналлар, аларның тотылышы һәм башка документлар тикшерелде.Бакчага йөрүче балалар белән җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International