7 май көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Гайбадуллин Илмир, өстәмә белем бирү педагогы Заһидуллина Роза Тимерхан кызы җитәкчелегендә, Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында, президент һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуда булып кайттылар . Алар мәктәптә эшләп килүче "Туган як" музее данын яклап чыгыш ясадылар һәм "Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәп музее" дигән исемгә лаек булдылар.