Саба районының сәнгать мәктәбе укучылары да үзләренең һөнәрләре белән бүлештеләр. Мондый иҗади аралашу ике район өчен дә балаларга сәнгать өлкәсендә үсәргә ярдәм итә, бер-берсенең уңышларын күреп алар күп тәҗрибә тупладылар. Бу концертта Саба районының мәдәниять бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рустем Фидаилевич та катнашты . Ул сәнгать мәктәбе укучыларына үзенең җылы теләкләрен җиткерде, модый очрашуларның ешрак булуына аеруча басым ясады. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Теләче сәнгать мәктәбе күршеләрен үзенә кунакка чакырды.