13 май көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара гаилә көне уңаеннан уздырылган, “Гаилә – ул җылы учак”, дигән иншалар бәйгесе буенча нәтиҗәләр чыгарды.

2016 елның 13 мае, җомга

Бәйгедә урта яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Иншаларда балалар гаиләне җәмгыятьнең төп нигезе һәм гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы учак буларак күзаллаганнар. Ул дәүләтне ныгыта һәм халыкның байлыгын арттырырга булыша. Гаиләнең бердәм булуы бик мөһим. Бала гаиләдә кешеләр белән аралашу серләренә төшенә, ярата һәм кайгырта белергә өйрәнә. Акыл һәм белем гаилә аша буыннан-буынга күчә.

Мондый чаралар үткәрү, балаларыбызга тормышыбызда гаиләнең әһәмияте турында тагын бер кат уйланырга һәм якыннарыбызга карата игътибарлырак булырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International