ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә «Җиңү безгә җиңел бирелмәде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Күргәзмәгә Бөек Ватан  сугышы темасына багышланган китаплар куелды.

2016 елның 12 нче май көнендэ Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөел Ватан сугышы  ветераны  Шәрипов Муса Шәрип  улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Муса абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә  авыл җирлеге башлыгы, район hәм авыл җирлеге ветераннар советы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Муса абый 40 елдан артык  колхозда тракторда эшләгән. Куйган хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән.   

Юбилярыбыз бугенге көндә малае Таhир, килене Миннегаләм гаиләсендә, оныклары, оныкчыклары арасында матур, тыныч картлык кичерә.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Анда ветераннар һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Алар өчен митингтан соң концерт куелды,чәй табыны әзерләнде, бүләкләр тапшырылды.

Олы  Нырсы  урта    мәктәбенең    укучылары  мәктәп  территориясен  яшелләндерүдә  үз өлешләрен кертәләр.   Укучылар   мәктәп  ишегалдындагы  түтәлләргә   чәчәк үсентеләрен  күчереп  утырттылар. Үсентеләрне балалар  класста үзләре үстерделәр.  Тиздән  мәктәп яшеллеккә күмелер  һәм  балалар  утырткан чәчәкләр  тирә-юньгә  ямь  биреп  торырлар.

Бу очрашуга оешманың даими әгъзаларыннан тыш хатын-кызлар проблемаларына, милли тәрбия, борынгыдан килгән гореф –гадәтләребезне саклап калу мәсьәләләренә битараф булмаган хатын- кызлар чакырылды. Монда “Ак калфак” оешмасының алда торган бурычлары билгеләнде, гаилә кору, бала тәрбияләү буенча белгечләр киңәшләрен, гореф-гадәтләрне, йолаларны үз эченә алган “Тәрбия баскычлары” дигән презентация күрсәтелде, “Ак калфак! Сихри нурың ахак!” , “Халкыбызның милли җәүһәрләре” дип исемләнгән китап һәм журналлардан торган күргәзмәләр күрсәтелде.

11нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп приказына таянып, план нигезендә  “Балаларны саклау көне”  үткәрелде. План буенча эвакуация тренировкасы, ПДД буенча сыйныф сәгатьләре, ГО буенча ОБЖ дәресләре, укучылар белән әңгәмәләр уздырылды.

  Тревога  сигналы  буенча  барлык  укучылар һәм  укытучылар коллективы, техник  хезмәткәрләр  мәктәп  бинасыннан  чыктылар. Мәктәп директоры А.С. Сафин укучыларның    бердәм,  тиз  эш  итүләрен кагыйдәләрнең  дөрес  үтәлүен  билгеләп  үтте. Гадәттән  тыш  хәлләр 

килеп  чыкканда   паникага  бирелмәү,тиз һәм тәртип белән эш итү иң мөһиме.

Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Соңыннан мәдәният йортында “Җинү юллары буйлап ” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Шулай ук “Дәһшәтле еллар иде” исеме астында китап күргәзмәсе дә төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International