11нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп приказына таянып, план нигезендә “Балаларны саклау көне” үткәрелде. План буенча эвакуация тренировкасы, ПДД буенча сыйныф сәгатьләре, ГО буенча ОБЖ дәресләре, укучылар белән әңгәмәләр уздырылды.
Тревога сигналы буенча барлык укучылар һәм укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр мәктәп бинасыннан чыктылар. Мәктәп директоры А.С. Сафин укучыларның бердәм, тиз эш итүләрен кагыйдәләрнең дөрес үтәлүен билгеләп үтте. Гадәттән тыш хәлләр
килеп чыкканда паникага бирелмәү,тиз һәм тәртип белән эш итү иң мөһиме.