2016 елның 12 нче май көнендэ Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөел Ватан сугышы ветераны Шәрипов Муса Шәрип улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Муса абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы, район hәм авыл җирлеге ветераннар советы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Муса абый 40 елдан артык колхозда тракторда эшләгән. Куйган хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән.
Юбилярыбыз бугенге көндә малае Таhир, килене Миннегаләм гаиләсендә, оныклары, оныкчыклары арасында матур, тыныч картлык кичерә.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.