Олы Нырсы урта мәктәбенең укучылары мәктәп территориясен яшелләндерүдә үз өлешләрен кертәләр. Укучылар мәктәп ишегалдындагы түтәлләргә чәчәк үсентеләрен күчереп утырттылар. Үсентеләрне балалар класста үзләре үстерделәр. Тиздән мәктәп яшеллеккә күмелер һәм балалар утырткан чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп торырлар.