Бәйрәмдә авылыбызның өлкәннәре урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм тамашасын карап, истәлекләр яңартып утырдылар. Шул ук көнне мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре Төрек-Тәмте авылы сугыш һәм тыл ветераннарына да бәйрәм тамашасы үткәрделәр.
Бәйрәмдә тыл ветераннары катнашты.
Митингтан соң клуб каршындагы обелискка веноклар куелды. Шул ук вакытта мәктәп укучылары обелиск янында сакта тордылар. Китапханә каршында “Хәтер ялкыны” дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.
"Бу юлларда күпме сагыш" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш еллары чагылган әсәрләр төп урынны алдылар.
6 май көнне 4 сыйныф укучылары белән "Война в судьбе родного края" дигән темага чара булып узды. Укучылар бабаларының батырлыкларын искә алып, сугыш еллары турында язылган шигырьләр укыдылар. Алар бүген тыныч тормышта яшәвебез әби-бабаларыбыз хезмәте икәнен танып, аларга Рәхмәт хисен белдерделэр. Чараның төп
Бөек җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Үзәк китапханәсендә бәйрәм чаралары үткәрелде. "Бу юлларда күпме сагыш" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш еллары чагылган әсәрләр төп урынны алдылар.
7 май көнне иртәнге 10 да авылыбызның җиңү һәйкәле каршында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү тантанасы узды. Озын сугыш юлын безнең авылыбыз ветераннарына да үтәргә туры килде. Кызганычка каршы, быел арабызда ветераннар калмады. Хезмәт ветераннары белән авыл халкы җыелып аларны искә алдылар һәм алар рухына дога кылынды. Мәктәп укучылары хезмәт ветераннары өчен бәйрәм концерты рәхмәт сүзләре һәм изге теләклэр әзерләгәннәр иде.
3нче балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Шагимарданова Л.М.зурлар төркеме балалары белән (УМК кулланып) “Савыт-саба” темасына йөмгаклау бердәм белем бирү эшчәнлеген үткәрде.
Тәрбия бурычылары булып логик фикерләү күнекмәләрен үстерү, игътибарны, хәтерне ныгыту, үстерү бурычлары булып дөрес сөйләмгә омтылыш,белем бирү бурычлары булып савыт-сабаның нәрсәдән эшләгәненә карап, нисби сыйфатларны исем белән дөрес куллану, парлы исемнәр ясарга өйрәнү; җөмләдә сүзләр тәртибен ныгыту иде.
Баландыш авыл китапханәсендә 1-5 нче сыйныф укучылары белән "Хәтер белән без мәңгелек"дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә-танышу уздырылды. Күргәзмәгә китапханәдә булган сугыш темасына карата китаплар һәм альбомнар, папкалар куелды.
"Безгә гомер бирә вакыт
Үз чамасын үзе белеп
Гомер уза, хәтер кала
Хәтер белән без мәңгелек" дигән цитата күргәзмәне тагын да бизәде.
Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән авылдашларыбызны бәйрәм белән котладылар, балалар чыгыш ясады.
Һәйкәлгә чәчәкләр һәм виноклар куелды. Соңыннан мәдәният йортында “Җинү юллары буйлап ” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде.
Шулай ук “Дәһшәтле еллар иде” исеме астында китап күргәзмәсе дә төзелде.
11нче май көнне 4 нче сыйныф укучыларының рус теленнән Бердәм Россия эшләре башланып китте.Олы мишә урта мәктәбе укучылар грамматик биремле диктант яздылар.Бу эшләр 19 нчы майга кадәр дәвам итәчәк. Укучылар үзләренең белемнәрен 13 нче май -рус теленнән текст өстендә эш, 17 нче май – математикадан, 19 май көнне әйләнә-тирә дөнья фәненнән сынаячаклар. Алга таба аларга уңышлар телик.
Бу акция кысаларында безнең районыбызның Эбде авылында туган Советлар Союзы герое Ксенофонтов Александр Кузьмич истэлегенэ агач утыртылды. Агачка истәлекле табличка куелды.
Әлеге чарада Теләче урта мәктәбе укучылары, ветераннар Советы вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Проектның координаторы булып ООО “Параллакс” компаниясе җитэкчесе Дмитрий Кузнецов тора.
11 май көненә хуҗалыкларда барлыгы 15930 гектарда чәчү чәчелгән, шуның эченнән 11810 гектары бөртеклеләр тәшкил итә, чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы 6200 гектарда, корткочларга каршы 400 гектарда эшкәртелгән, чәчүлекләр тишелеп чыканчы 3400 гектарда тырмаланган. Игенче, Алан, Агролак хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.