"Бу юлларда күпме сагыш" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш еллары чагылган әсәрләр төп урынны алдылар.
6 май көнне 4 сыйныф укучылары белән "Война в судьбе родного края" дигән темага чара булып узды. Укучылар бабаларының батырлыкларын искә алып, сугыш еллары турында язылган шигырьләр укыдылар. Алар бүген тыныч тормышта яшәвебез әби-бабаларыбыз хезмәте икәнен танып, аларга Рәхмәт хисен белдерделэр. Чараның төп
Бөек җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Үзәк китапханәсендә бәйрәм чаралары үткәрелде. "Бу юлларда күпме сагыш" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш еллары чагылган әсәрләр төп урынны алдылар.
7 май көнне иртәнге 10 да авылыбызның җиңү һәйкәле каршында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү тантанасы узды. Озын сугыш юлын безнең авылыбыз ветераннарына да үтәргә туры килде. Кызганычка каршы, быел арабызда ветераннар калмады. Хезмәт ветераннары белән авыл халкы җыелып аларны искә алдылар һәм алар рухына дога кылынды. Мәктәп укучылары хезмәт ветераннары өчен бәйрәм концерты рәхмәт сүзләре һәм изге теләклэр әзерләгәннәр иде.