Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәсендә, 8-10 сыйныф укучылары өчен "Китап хәтерендә сугыш" дип исемләнгән күргәзмә буенча сугыш чорын яктырткан китапларга күзәтү ясалды.
Шул уңайдан, 7 май көнне, «Победная весна – җиңү язы» акциясе кысаларында, Айдар авылы китапханәчесе "Тамчы" түгәрәге членнары белән берлектә сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә бардылар. Ветераннар авыр тормыш юллары үтүләре хакында сөйләделәр, һәрчак нык ихтыярлы, көчле булырга чакырдылар. Балалар аларны бәйрәм белән котлап үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Китапханәче ветераннарга сугыш чорындагы авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде һәм Җиңү бәйрәме белән котлады.
10 май көненә хуҗалыкларда барлыгы 14610 гектарда чәчү чәчелгән, шуның эченнән 11070 гектары бөртеклеләр тәшкил итә, чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы 5600 гектарда, корткочларга каршы 200 гектарда эшкәртелгән, чәчүлекләр тишелеп чыканчы 2700 гектарда тырмаланган. Игенче, Алан, Агролак хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.
Бу митингны Алан авыл советы башлыгы Хаҗиев А.Г. ачып җибәрде. Соңыннан ветераннарга чәй табыны артында Татарстан Республикасы президенты котлавы тапшырылды.
7 май көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан, “Җиңү кайтавазы мәңгелек!” исеме астында чәй табыны оештырылды. Клубның фойе өлешендә әзерләнгән чәй табыны кунакларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына китапханәдә “Сугыш белән өтелгән балачак” исемле китап - күргәзмә дә тәкъдим ителде. Бәйрәмнең барышында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып та инде безнең арабыздан киткән авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Митингта Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г., Олы Нырсы урта мәктәп директоры Чернов П.А., укытучылар, укучылар, килгән кунаклар чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге чараны уздыруда үз өлешләрен керттеләр.
Һәйкәл тирәсе алдан ук җыештырылып, чәчәкләр утыртылган иде. Митинг Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А. чыгышы белән башланып китте. Бәйрәмне балалар концерты дәвам итте. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
Барлыгы 23 команда катнашты. Теләче районы көрәшчеләре дә бик актив чыгыш ясады.
Бәйрәм бик зур машиналар парады һәм Теләче районы оешмалары хезмәт ияләренең демонстрациясе белән башланып китте. Әлеге оешмалар арасында Теләче районы Социаль яклау бүлеге һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә бар иде.
Бәйрәм чарасы музыкаль программа, спорт уеннары белән үрелеп барды.