ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

7 май конне Бөек җиңү көненә багышланган митинг Олы Кибәхуҗа авылында үткәрелде. Шулай ук каһарман авылдашыбыз Морат Мостафинга мемориаль такта ачылды. Ачылуга Казанда яшәп ятучы кызы Флера апа, оныгы Марат һәм кунаклар кайткан иде. Укучылар көче белән әзерләнгән монтаж барысының да күңелләрененә хуш килде.

Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк!

Аннары укучылар театраль – музыкаль күренеш күрсәттеләр: сугыш темасына җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бу чыгышлары белән балалар авыл халкының, бигрәк тә ветераннарның күңелләрен күтәрделәр.

Китапханәдә «Чтоб не забывалась та война» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, “Читаем книги о войне” дигән акция игълан ителде. Шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган викторина үткәрелде. Бәйрәмгә табигать тә үзенчә әзерләнгән: китапханә каршында үсүче тюльпан һәм нәркисләр чәчәк аткан.

Бөек Җиңүгә  71 ел булу уңаеннан, 2016 елның 6 май көнне Сугыш ветераннары өчен  Казан шәһәренең Г. Камал театрында “Мулла” дип исемләнгән спектакль оештырылды. Әлеге чарага Теләче районнан да 13 кеше чакырулы иде.

7 май көнне Иске Җөри авыл җирлегендә  Бөек Җиңүнең 71 еллыгына карата зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмне   тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын  үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р башлап җибәрде. 8-10 класс укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр. Концерттан соӊ бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Бәйрәм ахырында  укучылар билгесез солдат һәйкәленә венок куйдылар.

«Җиӊү язы» акциясе кысаларында Бөек Җиӊүнеӊ 71 еллыгы уӊаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Китапларда сугыш дәһшәте» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә  сугыш темасын яктырткан китаплар һәм папкалар урын алды.

9 нчы  май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары  Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 71 еллыгына багышланган  тантаналы митингта катнаштылар. Бәйрәмчә бизәлгән укучылар колоннасы Теләче авыл урамнары аша узып, туган ягыбыз сугышчылары истәлегенә куелган обелискка таба үтте. “Бессмертный полк” акциясендә катнашып, укучылар үзләренең сугыштан кайтмаган бабайларының фотосүрәтләрен күтәреп бардылар.Бөек Ватан сугышчылары  хөрмәтенә укучылар венок куйдылар. Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңүне  алып килгән, безгә  тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән  сугышчы ватандашларыбыз мәңге онытылмас!

6 май көнне Баландыш авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р.М., Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г.И., клуб мөдире Сагдиева Ф.М., тыл ветераннарын хөрмәтләп өйләренә бардылар, Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән котлап күчтәнәчләр өләштеләр.

8 май көнне Айдар авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә  Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап   "Туган җиребезне исән килеш, безгә бүләк иткән буын сез!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.Әлеге кичәдә әдәби музыкаль композицияләр белән беррәттән, сугыш чоры җырлары-шигырьләре дә яңгырады. Күзләргә яшь китерә торган бу бәйрәмнән ветераннар канәгать калдылар.

Ул 1942 елның 25 маенда дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булган. Анын исемен мәңгеләштеру максатыннан шушы бәйрәм көннәрендә  Бөек Ватан сугышында һаләк булган якташлары истәлегенә куелган һәйкәлгә аның бюсты эшләнеп куелган. Әлеге исәлекле вакыйгада Морат Мостафиннын кызы Флёра апа оныгы да катнашкан.  Бәйрәм чарасы мәдәният йортында  матур концерт программасы белән дәвам иткән.

Филармониянең концертларлар залында булып үткән “Татарстан – 2016” дип исемләнгән Республика күләм балалар һәм яшүсмерләр конкурс фестиваленең йомгаклау концерты булып үтте. Бу концертта торле номинацияләрнең җиңүчеләре чыгыш ясады: җыр,бию,фортепиано,тынлы уен кораллары, ансамбелләр.  Сәнгать өлкәнсендә укучы балаларга бу бик файдалы чара һәм алдагы үсешләр өчен бер зур өтәргеч булды. Сәяхәтчеләр зур ләззәт белән кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International