7 май көнне Шармыш авылында Җиңү бәйрәме митингтан һәм сугышта һәлак булучылар истәлегенә чәчәк салудан башланып китте.

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Аннары укучылар театраль – музыкаль күренеш күрсәттеләр: сугыш темасына җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бу чыгышлары белән балалар авыл халкының, бигрәк тә ветераннарның күңелләрен күтәрделәр.

Китапханәдә «Чтоб не забывалась та война» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, “Читаем книги о войне” дигән акция игълан ителде. Шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган викторина үткәрелде. Бәйрәмгә табигать тә үзенчә әзерләнгән: китапханә каршында үсүче тюльпан һәм нәркисләр чәчәк аткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International