ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Китапханәгә килүчеләр күргәзмәдән сугыш чорын чагылдырган китаплар белән, үзебезнең авыл җирлегенә кергән авыллардан барлыгы ничә кеше сугышка киткән, ничәсе исән - сау туган якларга  әйләнеп кайткан, шушы мәгълүматлар белән дә таныштылар.

Балалар аларны бәйрәм белән котлап үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ветераннарга сугыш чорындагы авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәтләр җиткерелде һәм Җиңү бәйрәме белән котланды. 

Тыл ветераннарын бәйрәм белән котлап авылыбызның ветераннар советы рәисе Ахметова Р.М. чыгыш ясады. Бәйрәм барышында ветераннар үзләренең үткән авыр тормыш елларын хәтердә кабат яңарттылар, укучылар матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

Укучылар көче белән әзерләнгән концерт та чакырылган ветераннар күңеленә хуш килгән.  Ахырдан  бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте, -дип хэбэр бирә безгә Әбде мәдәният йорты мөдире Фәния Козина.

6 нчы май көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Ветераннарны котла" дигән акция уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре  белән берлектә бу акция инде икенче ел уздырыла. Баландыш авылында яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып, аларга бәйрәм  открыткасы һәм буклетлар таратылды. Сугыш елларында авыр хезмәт куйган әлеге буын - хөрмәтләүгә лаек.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

11 мая в 13:00 часов приглашаем всех жителей принять участие в акции «ДЕРЕВО ГЕРОЯ».

7 май көнне Югары Кибәхуҗа, Максабаш, Төрек-Тәмте авылларында “Бөек Җиңүнең 71 еллыгына” багышланган митинг үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар кулларына “Үлемсез полк” портретларын, чәчәкләр, шарлар, флаглар тотып, колоннага тезелеп, авылның үзәк  урамы буйлап обелеск янына төштеләр.Укучылар көче белән әзерләнгән концерт  программасы ветераннарга, авыл халкына бик охшады.Тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына укучылар кулдан эшләнгән бүләкләр тапшырдылар.

Клубның фойе өлешендә әзерләнгән чәй табыны кунакларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына китапханәдә “Сугыш белән өтелгән балачак” исемле  китап - күргәзмә дә тәкъдим ителде. Бәйрәмнең барышында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып та инде безнең арабыздан киткән авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Бәйрәм чарасы  мәктәп укучылары белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары белән бергә чәй табыны артында үрелеп алып барган.  


 

Мәктәп укучылары кулларына "Үлемсез полк" портретларын, шарлар, флаглар һәм чәчәкләр күтәреп, колоннага тезелеп авыл буйлап обелискка төштеләр. Ветераннарыбызга  авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе директоры узләренең котлауларын җиткерделәр. Алга таба бәйрәм  мәдәният йортында мәктәп укучылары белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары белән бергә чәй табыны артында үрелеп алып барылды. Безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе, якты киләчәк бүләк иткәннәре өчен ветераннарыбыз алдында баш иябез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International