ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2016 ел
сишәмбе

7 май көнне Олы Мишә урта мәктәбе, авыл җирлеге белән берлектә, Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үткәрде. Бу тарихи көнне билгеләп үтәр өчен укучылар тарафыннан “Җиңү безнең күңелләрдә!” дип аталган әдәби-музыкаль монтаж күрсәтелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Зур хөрмәткә лаек булган сугыш  һәм тыл ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык. Аларга исәнлек- саулык, озын гомер,хәерле имин көннәр теләдек.

Ветераннар советы һәм җирле үзидарә рәисе, мәктәп директоры һәм килгән кунаклар, тыл ветераннарыбыз катнашында бәйрәм митингы узды. Сугышның ачысын –төчесен үз җилкәләре аша уздырган өлкәннәребез хөрмәтенә укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде һәм җитәкчеләр тарафыннан котлаулар яңгырады. Кичә өлкәннәребез белән җылы әңгәмәләр корып, аларның моң-зарларын тыңлап чәй табыны артында дәвам итте.

6 май  көнне Лесной бистәсендә  Бөек  Җиңүнең 71  еллыгына багышлангын митинг   үтте. Бәйрәмдә  тыл ветераннары,сугыш чоры балалары,авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.Бәйрәмне Лесной мәктәбе   укучылары ”Җиңү килде җирне нурга күмеп” дигән әдәби-музыкаль кичә  белән дәвам иттеләр. Алар үзләренең матур җырларын, шигырьләрен, котлау сүзләрен килгән кунакларыбызга бүләк  иттеләр.     

Бу бәйрәмдә безнең районнан да делегация катнашты.

Театрга керү алдында ветераннарны, кунакларны социаль-патриотик рухтагы акция белән каршы алдылар.

         Тантана Россия hәм Татарстан флагларын алып чыгу белән башланып китте.

7 мая 2016 года в с. Тюлячи прошла акция "Георгиевская ленточка"приуроченная ко Дню Победы в Великой Отечественной войне. Молодежный центр "Олимп" совместно с активистами Тюлячинского местного отделения ТРО ВОО "Молодая Гвардия" прикрепляли Георгиевские ленточки прохожим публично демонстрируя свое уважение к воинам, сражавшимся за Отечество.

Акция кысаларында Олы Нырсы мәктәбендә төрле чаралар уза. Мәктәп укучылары  төрле конкурсларда катнаштылыр, Җинүнең 71 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр оештырдылар.Мәктәп янында урнашкан һәйкәл янында чәчәкләр утырттылар, 7 нче май көнне митинг үтте, ветераннарга концерт номерлары бүләк иттеләр, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

6 май көнне Баландыш авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р.М., Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г.И., клуб мөдире Сагдиева Ф.М., тыл ветераннарын хөрмәтләп өйләренә бардылар, Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән котлап күчтәнәчләр өләштеләр.

6 мая 2016 года в Тюлячинском районе с. Тюлячи прошла акция «Письмо Победы», приуроченная 71 – ой годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Организовали акцию Молодежный центр «Олимп».  В рамках акции ученицы Тюлячинской СОШ написали письма, где они высказали свои слова благодарности ветеранам и труженикам тыла, благодаря которым у нас сейчас мирное небо над головой! Низкий поклон Вам дорогие наши ветераны!

6 мая 2016 года в Тюлячинском районе с. Тюлячи проведена акция «Дерево Победы». На территории Совета дома ветеранов были посажены деревья Победы. Организовали акцию Молодежный центр «Олимп». Цель акции: сохранение памяти о Великой Отечественной войне и воинском подвиге защитников Отечества. Задачи: воспитание у молодежи бережного отношения к сохранению исторического наследия; предоставление возможности молодежи выразить патриотические чувства связанные с пониманием ценности для России Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. В акции приняли участие: совет ветеранов Тюлячинского муниципального района Газизов Мансур Минзарипович и призывники весеннего призыва Тюлячинского района.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International