ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2016 ел
дүшәмбе

         9 май көнне районнын үзәк ял паркында Бөек Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан  бәйрәм чарасы  узды. Авыр сугыш елларында утлар – сулар кичкэн, зур жину яулаган зур батырлыклар курсэткэн олы йорэкле ветеран абый  - апаларыбыз хөрмәтенә матур җырлар яңгырады. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды. 

 Ватан һәм халкыбыз иминлеге хакына яу кырларында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп,  киләчәгебезне һәм яшәешебезне саклап калган кешеләрнең  уллары, кызлары, оныклары исеменнән, бөтен Теләче районы халкы исеменнән Сезне ихлас күңелдән мөкатдәс бәйрәм – Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 71 еллыгы белән котлыйм һәм Сезгә чын йөрәктән олы ихтирам хисләремне җиткерәм.


8
май, 2016 ел
якшәмбе

8нче май көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышын тикшерде. Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.    

 


6
май, 2016 ел
җомга

Очрашуга башлангыч сыйныф укучылары һәм ветераннар советы рәисе Ахметова Р.М. чакырылды. Кичәнең рәсми өлешендә тыл ветераннарыбыз сугыш вакытында күргән ачы михнәтләрен сөйләсәләр, ветераннар советы рәисе котлау сүзләрен җиткерде. Укучы балалар җырларын , шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәребез яшь буынга хәер-фатихаларын, изге теләкләрен җиткерделәр.

2016 елнын 3 май конне Алан авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор, тагылма арба хэм узйорешле машиналарына техник карау уздырылды. Элеге чарага  41 бермлек техника куелган иде. Тикшеру барышында аларнын регистрация документлары, техникаларнын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Алан авылында яшэуче Гарипов Ринат Энвэр улынын 1992 елда чыккан ЭО-2621В маркалы экскаваторы, 1995 елгы 2ПТС-4887Б маркалы тагылма арбасы бик яхшы эзерлэнгэн иде.

17 мая  2016 г. в 10.00 часов состоится совместный тематический прием граждан Уполномоченным по правам человека в Республике Татарстан Сарией Сабурской и Военным комиссаром Республики Татарстан Сергеем Погодиным по вопросам соблюдения прав граждан при призыве на военную службу.

Прием будет проводиться в Аппарате Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан (г. Казань, ул. К. Маркса, д. 61, центральный подъезд, 3 этаж, конференц-зал).

 

Предварительная запись граждан по телефону: (843) 236-41-80 (приемная Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан).

 

Якынлашып килүче бәйрәм алдыннан Теләче районы башлыгы И.Ф. Зарипов Күкчә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиранова Таисия Павловна белән очрашты.

И.Ф. Зарипов ветеранга үз бурычын намус белән үтәп, рухын төшермичә, фашистлар белән көрәштә түземлек hәм кыюлык үрнәкләре күрсэткэне өчен зур рәхмәтен белдерде, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы теләде.

Бүген, ягъни 6 май көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 71 еллыгына" багышланган чара узды. Бакчабызга йөрүче балалар бәйрәмнең төп кунаклары - Бөек Ватан сугышы тыл ветераннары, сугыш балалары әби-бабайбалар иде. Нәниләр сугышның бар ачысын үз җилкәләрендә тойган чал чәчле ветеран игътибарына аһәңле җырлар, тапкыр шигырьләр, матур биюләр җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе тәмле ризыклар белән табын артында дәвам итте. Кунакларыбыз кичәне бик ошатты, чакыруыбыз өчен рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр. Без дә мондый бәйрәм-очрашуларның дәвамлы булуын теләп калдык.

2016 елнын 5 маенда Телэче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, агу сиптергеч машиналарын тикшеру булып узды. Конкурста агу сиптергеч машиналарынын техник тозеклеге, койлэулэре, кирэкле жихазлар белэн тээмин ителуве (насослары, шлангалары, улчэу цилиндрлары), шулай ук сиптеру механизмнарынын тигез итеп эшлэве тикшерелде. Агу сиптергеч машиналарын тикшеру очен, Авыл хужалыгы хэм азык-толеге идарэсеннэн хэм шулай ук, Татарстан Республикасы буенча ФГБУ «Россельхозцентр» оешмасы житэкчелэре хэм белгечлэре билгелэнде.                                         Конкурс, агу сиптергеч машиналарынын техник торышына хэм тозеклегенэ карап, баллар белэн бэялэнеп уткэрелде.

    Агу сиптергеч машиналарынын тикшерелэ торган параметрлары:

 - агу сиптергеч машиналарынын техник торышы, тозеклеге;

 - сиптеру механизмнарынын тигез итеп эшлэве;

 - механизатор кадрларынын эзерлеге (медицина тикшерелу узуы, техник  куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлуе хэм индивидуаль саклану чаралары белэн тээмин ителуе).

    Конкурснын нэтижэлэре буенча, призлы урыннар тубэндэге хужалыкларга бирелде:

     1 урын – ЖЧШ «Игенче» хужалыгына 54 балл;

     1 урын – ЖЧШ «Алан» хужалыгына 54 балл;

     2 урын – ЖЧШ «Сэт иле-Телэче» Олы Мишэ булекчэсенэ 52 балл;

     3 урын – ААЖ «Телэчеагрохимсервис» 51 балл.

Узган гасырның иң тетрәндергеч вакыйгасы булган Бөек Ватан сугышы никадәр кешенең гомерен өзгән, күпме язмышларны җимергән. Сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ватандашларыбызның сафлары елдан ел сирәгәя. Балачакларын сугыш урлаган “сугыш чоры балалары”ның да бүген инде күбесе мәрхүм. Сугыш кырында ятып калган бабаларыбызны, исән кайтып та яралардан сыкрап гомер кичергән аз санлы ветераннарыбызны, тылда соңгы көчләрен куеп җиңүне якынайткан әбиләребезне, барлык гомер елларын яшьли сөйгән ярларын көтеп уздырган кыз- әбиләрне онытырга, исәннәрен игътибарсыз калдырырга безнең хакыбыз юк! Күргәзмәнең  максаты – китап укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Җиңүне якынлаштыручыларның исемен хәтерләрдә саклау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International