Теләче җирлекара китапханәсендә “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.

2016 елның 6 мае, җомга

Узган гасырның иң тетрәндергеч вакыйгасы булган Бөек Ватан сугышы никадәр кешенең гомерен өзгән, күпме язмышларны җимергән. Сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ватандашларыбызның сафлары елдан ел сирәгәя. Балачакларын сугыш урлаган “сугыш чоры балалары”ның да бүген инде күбесе мәрхүм. Сугыш кырында ятып калган бабаларыбызны, исән кайтып та яралардан сыкрап гомер кичергән аз санлы ветераннарыбызны, тылда соңгы көчләрен куеп җиңүне якынайткан әбиләребезне, барлык гомер елларын яшьли сөйгән ярларын көтеп уздырган кыз- әбиләрне онытырга, исәннәрен игътибарсыз калдырырга безнең хакыбыз юк! Күргәзмәнең  максаты – китап укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Җиңүне якынлаштыручыларның исемен хәтерләрдә саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International