ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Митингта Ямбулат башлангыч мәктәп укучылары,мәдәният хезмәткәрләре ,авыл халкы катнашты.Олы Мәтәскә ветераннар советы рәисе Нигъмәтҗанова Әнвәрә ,Олы Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Вәлиуллин М.А.,"Таң" ширкәте рәисе Сөнгатуллин Р.М. чыгыш ясады. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

6 май көнне Балык Бистәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиуллин  Фәйзрахман  Нәбиуллович истәлегенә  1999 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ярышлар узды. Барлыгы 7 команда, 120 көрәшче катнашты. Әлеге турнирда «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да бик актив чыгыш ясады.

Ярышлар нәтиҗәсе буенча:

1 урында- Балык Бистәсе

2 урында – Мамадыш

3 урында – Теләче

4 урында – Лаеш

5 урында – Яңа Савин районы командалары.

Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырулы иде. Бәйрәм кичәбез мәктәп укучылары һәм  авыл үзешчәннәренең матур җырлары белән үрелеп барды. Ахырдан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Әлеге дәреснең максаты үрнәк алырлык позитив образ формалаштыру, балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Биредә сугыш чоры балалары турында мәгълүмат бирелде. Безнең бурыч, Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләре кылган батырлыкларга соклану һәм горурлану хисләре уятып, укучыларның гражданлык бурычы, кыюлык, каһарманлык төшенчәләрен күзаллауларын  барлыкка китерү. Шулай ук китаплар ярдәмендә тарихи вакыйгалар һәм фактларга карата кызыксыну уяту. Китаплар кешене үз халкын, туып - үскән җирен яратырга өйрәтәләр. Бу вакыйгалар турындагы истәлекләр вакытка буйсынмыйлар, кадерләп сакланалар һәм буыннан буынга күчеп баралар, алар гасырларны кичәчәк: үткәндәге истәлекләрне саклау ул кешенең үзаңы гына түгел, истәлек – ул үткән белән киләчәкне тоташтыручы боҗра.

6 май көнне   Субаш  авылында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алу уңаеннан,  митинг булып үтте.Митингта   Субаш мәктәбе коллективы,  Айдар авыл җирлеге,   авылыбызның  тыл ветераннары, сугыш чорының  бар авырлыгын  үз җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балалары, авыл халкы катнашты. Бөек Ватан сугышында  җиңүгә 71 ел тулу  белән котлап  авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Б.Х.  тантанага килүчеләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде.   Субаш башлангыч мәктәбе   укучылары     чыгышы  бәйрәмгә килүчеләр күңелендә матур әз калдырды. Бәйрәм чәй табыны артында давәм итте. Тантана ахырында  мәктәп, клуб, китапханә һәм авыл советы исеменнән обелискка чәчәк бәйләмнәре куелды.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының иҗатына багышлап “Ренат Харис шигърияте” дип исемләнгән күргәзмә эшләде.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә “Үткәннәргә  хәтер еш кайта” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә сугыш темасына кагылышлы газета-журналлардан алынган материаллар куелды.

Җиңү бәйрәме – бөек тантана, ул Ватаныбызның сугышчан тарихында һәрвакыт иң якты һәм онытылмаслык вакыйгаларның берсе булачак. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турында, балаларга аңлаешлы телдә язылган китаплар тәкъдим ителде. Әлеге китапларда сугыш уты аша узган буыннар язмышы турындагы әсәрләр тупланган. Алар бүгенге китап укучыларыбызның бабалары һәм карт бабаларының яшьлеген һәм балачагын тасвирлый. Рәхимсез сугыш елларында, солдатларыбызга хас булган тугрылык, җаваплылык, мәрхәмәтлелек кебек хисләр замана малайларына һәм кызларына күрсәтмә була алыр иде. Күргәзмә яшь буынны тагын бер кат илебез тарихын өйрәнүнең зарурлыгына инандыруга, җирдәге тынычлыкны яулап алучыларга булган рәхмәт хисләрен мәңгегә йөрәктә сакларга тиешлекне аңлатуга юнәлдерелде.

Инде авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарыбыз арабызда юк. Шуңа күрә без тыл ветераннарыбыз белән очрашуларны уздырып торабыз. 6 нчы май көнне Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре  ветераннарыбызның өйләрендә булып бәйрәм белән котлап котлау открыткалары һәм бәйрәмгә чакыру кәгазьләре өлешеп чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International