Әлеге дәреснең максаты үрнәк алырлык позитив образ формалаштыру, балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Биредә сугыш чоры балалары турында мәгълүмат бирелде. Безнең бурыч, Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләре кылган батырлыкларга соклану һәм горурлану хисләре уятып, укучыларның гражданлык бурычы, кыюлык, каһарманлык төшенчәләрен күзаллауларын барлыкка китерү. Шулай ук китаплар ярдәмендә тарихи вакыйгалар һәм фактларга карата кызыксыну уяту. Китаплар кешене үз халкын, туып - үскән җирен яратырга өйрәтәләр. Бу вакыйгалар турындагы истәлекләр вакытка буйсынмыйлар, кадерләп сакланалар һәм буыннан буынга күчеп баралар, алар гасырларны кичәчәк: үткәндәге истәлекләрне саклау ул кешенең үзаңы гына түгел, истәлек – ул үткән белән киләчәкне тоташтыручы боҗра.