Субаш авылында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алу уңаеннан, митинг булып үтте.

2016 елның 6 мае, җомга

6 май көнне   Субаш  авылында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алу уңаеннан,  митинг булып үтте.Митингта   Субаш мәктәбе коллективы,  Айдар авыл җирлеге,   авылыбызның  тыл ветераннары, сугыш чорының  бар авырлыгын  үз җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балалары, авыл халкы катнашты. Бөек Ватан сугышында  җиңүгә 71 ел тулу  белән котлап  авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Б.Х.  тантанага килүчеләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде.   Субаш башлангыч мәктәбе   укучылары     чыгышы  бәйрәмгә килүчеләр күңелендә матур әз калдырды. Бәйрәм чәй табыны артында давәм итте. Тантана ахырында  мәктәп, клуб, китапханә һәм авыл советы исеменнән обелискка чәчәк бәйләмнәре куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International