6 май көнне Балык Бистәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиуллин Фәйзрахман Нәбиуллович истәлегенә 1999 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ярышлар узды. Барлыгы 7 команда, 120 көрәшче катнашты. Әлеге турнирда «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да бик актив чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча:
1 урында- Балык Бистәсе
2 урында – Мамадыш
3 урында – Теләче
4 урында – Лаеш
5 урында – Яңа Савин районы командалары.