5 май көнне Теләче балалар китапханәсендә, Бөек Җиңү көненә багышланган, «Память о войне вам книга оставляет» китап күргәзмәсе төзелде.

2016 елның 6 мае, җомга

Җиңү бәйрәме – бөек тантана, ул Ватаныбызның сугышчан тарихында һәрвакыт иң якты һәм онытылмаслык вакыйгаларның берсе булачак. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турында, балаларга аңлаешлы телдә язылган китаплар тәкъдим ителде. Әлеге китапларда сугыш уты аша узган буыннар язмышы турындагы әсәрләр тупланган. Алар бүгенге китап укучыларыбызның бабалары һәм карт бабаларының яшьлеген һәм балачагын тасвирлый. Рәхимсез сугыш елларында, солдатларыбызга хас булган тугрылык, җаваплылык, мәрхәмәтлелек кебек хисләр замана малайларына һәм кызларына күрсәтмә була алыр иде. Күргәзмә яшь буынны тагын бер кат илебез тарихын өйрәнүнең зарурлыгына инандыруга, җирдәге тынычлыкны яулап алучыларга булган рәхмәт хисләрен мәңгегә йөрәктә сакларга тиешлекне аңлатуга юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International