Баландыш мәдәният йортында 6 нчы май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары белән “Онытылмый Сезнең батырлык!” – дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды.

2016 елның 6 мае, җомга

Очрашуга башлангыч сыйныф укучылары һәм ветераннар советы рәисе Ахметова Р.М. чакырылды. Кичәнең рәсми өлешендә тыл ветераннарыбыз сугыш вакытында күргән ачы михнәтләрен сөйләсәләр, ветераннар советы рәисе котлау сүзләрен җиткерде. Укучы балалар җырларын , шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәребез яшь буынга хәер-фатихаларын, изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International